2018 елда «Казан» халыкара аэропорты 3 141 776 пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу 2017 ел күрсәткеченнән 19,8% ка күбрәк, ул елны 2 млн. 620 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән булган. Аэропорт тарихында авиаташулар күләме буенча мондый күрсәткечкә беренче тапкыр ирешелгән. 18 042 очыш башкарылган, бу 2017 ел белән чагыштырганда 15,4% ка күбрәк.
Җәй көне FIFA 2018 кысаларында Богота, Доха, Париж, Лондон, Берлин, Копенгаген, Леон, Вена, Краков, Цюрих, Варшава, Инсбрук, Брюссель, Кель һәм дөньяның башка шәһәрләреннән хезмәт күрсәтелгән рейслардан тыш, «Казан» аэропортының маршрутлар челтәренә 81 юнәлеш керә, шулардан 48 – халыкара рейслар.
Эчке һава линияләрендә 2 012 120 пассажирга хезмәт күрсәтелгән - пассажирлар агымы 17,9% тәшкил иткән. 2018 елда халыкара маршрутларда 1 129 656 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу узган ел күрсәткеченнән 23,1% ка күбрәк.
Россия эчендәге юнәлешләр арасында, гадәттәгечә, Анапа (+261%), Калининград (+164,3%), Екатеринбург (+103,3%), Сочи (+37,2%), Санкт-Петербург (+25,3%) кебек юнәлешләрне аерып алырга мөмкин. Казан-Минераль Сулар маршрутында пассажирлар агымы 7 тапкыр арткан.
Эчке рейсларда иң күп пассажир - 1 391 928 - Мәскәү-Казан-Мәскәү маршрутында ташылган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10,1% ка күбрәк.
Халыкара юнәлешләрдә иң күп пассажирларга - 454 509 - Анталья юнәлешендә хезмәт күрсәтелгән, үсеш 20,3% тәшкил иткән. Төркиянең башка курортлары да популярлашкан – Бодрумга ташу күләме 87,9% ка, Даламанга 31,9% ка арткан.
2018 елда уңай динамиканы күрсәткән башка халыкара юнәлешләр арасында Дубай (+34,7%), Стамбул (+24,4%), Джербу (+21,8%), Салоники (+15,5%), Пхукет (+10,2%), Франкфурт-Майнега (+5,9%) һәм башка шәһәрләргә рейслар бар.
2018 елда «Казан» халыкара аэропортында яңа халыкара һәм Россия эчендәге юнәлешләр ачылды: Аланья, Тбилиси, Батуми, Тегеран, Болонья, Увда (Израиль), Минск, Пардубице, Хайкоу, Махачкала, Ярославль, Усинск, Новосибирск, Белгород. 2016 елга кадәр Шарджага башкарылган рейс яңадан торгызылды.
Хәзерге вакытта Мюнхенга, Париж, Жирона һәм күптән көтелгән Тель-Авивка рейслар ачу буенча эш алып барыла. Быел гыйнвар аенда ук Красноярск, Иркутск, Салехард рейслары эшли башлады. Яңа ел каникуллары чорына Ереванга очыш ачылган. Якын арада Әстерханга рейслар планлаштырыла.
Радик Габдрахманов фотосы.