Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 144 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 27 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2406 очрагы теркәлгән.
Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе гыйнвардан Красноярскидан Казан, Чиләбе һәм Ростов-на-Дону шәһәрләренә туры рейслар ачты.
Горький тимер юлының Казан төбәгендә 2018 елда 5,4 млн тоннадан артык йөк ташылган.
Төнлә республика әһәмиятендәге юлларда 209 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. 4372 тонна ком-тоз катнашмасы, 120 тонна чиста тоз һәм 131 тонна тоз һәм су катнашмасы сибелгән. Көн дәвамында 425 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтәчәк.
Бүген «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе дәүләт тарафыннан төбәк авиарейсларын субсидияләү кысаларында Казан һәм Бөгелмәдән Усинск шәһәренә (Коми Республикасы) рейслар үтәүгә кереште.
Төнлә республика әһәмиятендәге юлларда 320 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. 3040 тонна ком-тоз катнашмасы, 190 тонна чиста тоз һәм 62 тонна тоз һәм су катнашмасы сибелгән. Хәзер юлларда 471 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә.
Хәзерге вакытта республика әһәмиятендәге юлларда 433 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә
Казанга 15-18 гыйнвар көннәренә Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы вазыйфаларын башкаручы – Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте рәисе Рәсүл Солтанов җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән килде.
Республика юлларында 537 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 363.
Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 15 нче гыйнварның 18 сәгатеннән 16 нчы гыйнварның 18 сәгатенә кадәр буран, урыны белән бозлавык көтелә.