Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 163 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 19 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2430 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 604 берәмлек техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында 415.
Казан аэропортыннан 57 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 8 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2289 кеше килгән, 2399 пассажир киткән.
23 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -14 - -19 градус.