ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2019 ел
җомга

2019 елның гыйнвар-июнь айларында Горький тимер юлының Казан төбәгендә 4,4 млн. пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу узган ел күрсәткеченнән 2,7% ка күбрәк. 

Казан аэропортыннан 95 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6656 кеше килгән, 4560 пассажир киткән.


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Горький тимер юлының Казан төбәгендә агымдагы елның беренче яртыеллыгында 2,8 млн тонна продукция төягән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,8% ка күбрәк.

Казан аэропортыннан 113 рейс башкарылган, шул исәптә 22 чартер, 40 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6521 кеше килгән, 6262 пассажир киткән.


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Рихард Зорге урамының 591 м озынлыктагы өлешендә, Бертуган Касыймовлар урамыннан Танк урамына кадәр, ремонт башланды.

 

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 13 июльдән 29 сентябрьгә кадәр 6001 нче Казан-Свияжск һәм 6476 нчы Свияжск-Арча шәһәр яны поездлары маршрутлары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Төрләмә станциясенә кадәр озайтыла.

Казан аэропортыннан 114 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5686 кеше килгән, 5578 пассажир киткән.


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

11 июльдә Зөя-Төрләмә аралыгында беренче юлда ремонт эшләре башкару сәбәпле 6353 нче номерлы Казан-Канаш шәһәр яны поезды икенче юлдан барачак.

Казан аэропортыннан 95 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5159 кеше килгән, 5727 пассажир киткән.


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгында истәлекле вакыйгага – Казан-Будапешт турыдан-туры регуляр рейсы ачылуга багышланган матбугат конференциясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International