Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 154 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 53 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 114 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5686 кеше килгән, 5578 пассажир киткән.
10 нчы июльдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Көндез күпчелек районнарда яңгырлар, урыны белән көнчыгышта көчле яңгыр. Кайбер районнарда яшен, көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр. Температура: 20-25 градус.