Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 149 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 42 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 95 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6656 кеше килгән, 4560 пассажир киткән.
12 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, яңгыр, көнчыгышта көчле, яшен, җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр. Температура: 18-23 градус.