ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың әйдәп баручы подрядчы оешмаларының берсе – «Татавтодор» АҖ Югары Ослан муниципаль районында Олан-Каратун-Карагуҗа автомобиль юлының 0,1 км дан 1,64 км га кадәр участогын ремонтлый. 

Казан аэропортыннан 120 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5305 кеше килгән, 5306 пассажир киткән.


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстанның Аксубай муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында төбәк әһәмиятендәге Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлының 35,83 км дан 38,43 км га кадәр участогы төзекләндерелгән.

Казан аэропортыннан 102 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6940 кеше килгән, 6631 пассажир киткән.


16
июль, 2019 ел
сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районында Татарстанның әйдәп баручы юл оешмаларының берсе – «Татавтодор» АҖ Соболековская автомобиль юлын ремонтлауның соңгы этабына кереште. 

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының транспорт корылмалары институтының автомобиль юллары, күперләре һәм тоннельләре кафедрасы доценты Ленар Мәүлиев академик Алемасов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булды. 

Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 25 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5129 кеше килгән, 5627 пассажир киткән.


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстанның Мамадыш муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында «М7 Волга - Соколка» төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлының участогы төзекләндерелде.

Казан аэропортыннан 112 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6298 кеше килгән, 6120 пассажир киткән.


12
июль, 2019 ел
җомга

Татарстанның Мамадыш муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Мамадыш шәһәрен урап узучы автомобиль юлының 1,25 км озынлыктагы участогы ремонтланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International