Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 152 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 50 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 95 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5159 кеше килгән, 5727 пассажир киткән.
9 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, яшен. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр, урыны белән 15-20 метрга кадәр. Температура: 22-27 градус.