2019 елның гыйнвар-июнь айларында Горький тимер юлының Казан төбәгендә 4,4 млн. пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу узган ел күрсәткеченнән 2,7% ка күбрәк. Шул исәптән ерак араларга йөрүче поездлардан 1 млн кеше (+3%), шәһәр яны поездларыннан 3,3 млн пассажир (+2,6%) файдаланган.
Горький тимер юлының Казан төбәгендә пассажирлар әйләнеше беренче яртыеллыкта узган елның гыйнвар-июнь айлары белән чагыштырганда 3,4% ка арткан һәм 806,3 млн пасс-км тәшкил иткән.