Казанда илкүләм проект кысаларында Рихард Зорге урамында ремонт башланды

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Рихард Зорге урамының 591 м озынлыктагы өлешендә, Бертуган Касыймовлар урамыннан Танк урамына кадәр, ремонт башланды.

Ремонт барышында 10 872 кв. м асфальтобетонның иске катламы ЩМА-15 катнашмасыннан торган яңа катламга алмаштырылачак, тротуарлар ремонтланачак, рәшәткәле коймалар урнаштырылачак. Шулай ук юл билгеләрен һәм җимерелгән борт ташларын алмаштырачаклар, термопластиктан юл тамгалары төшерәчәкләр, 11 яктырту баганалары урнаштырылачак.

Хәзер юлчылар гамәлдәге өслекне фрезерли һәм тигезли, борт ташларын алмаштыра.  Әлеге участокта эшләрне 1 августка тәмамлау планлаштырыла.

Эшләрнең генераль подрядчысы - Татарстанның әйдәп баручы юл оешмаларының берсе - «Каздорстрой» ААҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International