Горький тимер юлының Казан төбәгендә агымдагы елның беренче яртыеллыгында 2,8 млн тонна продукция төягән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,8% ка күбрәк.
Аерым алганда, 1,4 млн тонна цемент (2018 елның шул ук чор күрсәткеләренә +56%), 122 мең тонна түп (+16,3%), 51,6 мең тонна азык-төлек товарлары (+45,4%), 17,3 мең тонна кәгазь (+21,5%), 17 мең тонна метиз (+21,6%) һәм 3,9 мең тонна машина, станоклар, двигательләр (+62,7%) төялгән.