Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 150 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 35 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 113 рейс башкарылган, шул исәптә 22 чартер, 40 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6521 кеше килгән, 6262 пассажир киткән.
11 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, яшен вакытында урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр. Температура: 20-25 градус.