6001 нче номерлы Казан-Свияжск һәм 6476 нчы номерлы Свияжск-Арча шәһәр яны поездлары маршрутлары Төрләмә станциясенә кадәр озайтыла

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 13 июльдән 29 сентябрьгә кадәр 6001 нче Казан-Свияжск һәм 6476 нчы Свияжск-Арча шәһәр яны поездлары маршрутлары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Төрләмә станциясенә кадәр озайтыла.

6001 нче Казан-Свияжск поезды Казан станциясеннән 08.15 кузгалачак, Свияжск станциясенә кадәр гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк. Свияжск станциясеннән 09.28 кузгалып китә. Аннан соң тукталыш 746 километр, Ширданы, Воробьевский тукталыш платформаларында. Төрләмә станциясенә 09.54 килә.

6476 нчы Свияжск-Арча поезды Төрләмә станциясеннән 10.43 кузгалачак. Аннары тукталыш Воробьевский, Ширданы, 746 километр тукталыш платформаларында. Свияжск станциясенә 11.07 килә. Аннан поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итә. Арча станциясенә 13.36 килә.   

«Содружество» АҖ шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International