Бу көннәрдә Түбән Новгородта «РАДОР» ассоциациясенең «Заманча технологияләр - Россия юлларына: автомобиль юлларын ремонтлау һәм карап тоту» дигән 22 нче еллык конференциясе уза.
Татарстан Республикасында 1 апрельдән торак пунктлар территорияләрен санитар чистартуны тәэмин итү һәм аларны халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә җавап бирә торган хәлгә китерү буенча санитар-экологик икеайлык старт алды.
2026 елның 15 июненнән Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле Улан – Каратун автомобиль юлы буйлап транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.
Җәйге чорда Горький тимер юлында сорау арту чорына Казан – Адлер һәм 509/510 номерлы ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар билгеләнгән.
Хәзерге вакытта Яр Чаллы - Соколка маршруты буенча халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру максатларында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы тарафыннан маршрутка башка пассажир ташучы хезмәте күрсәтү өчен кирәкле чаралар күрелә.
2026 елның гыйнварыннан «ЦТС Биржа» сында юл-транспорт тармагында сатып алулар өчен 16 оешма һәм 2 ИП теркәлгән. Пилот проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле системада барлыгы 170 тән артык оешма формалашкан.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов гражданнарны кабул итте. Татарстанның түләүле юлларыннан йөргән өчен штрафлар исәпләү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать каралды.
Исегезгә төшерәбез, очып китүче һәм килүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөек Ватан сугышы инвалидлары, Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәре, шулай ук озатып йөрүче затларга даими нигездә «Казан» Халыкара аэропортының 2 нче терминалындагы VIP-залында бушлай хезмәт күрсәтелә.
Горький тимер юлы хезмәткәрләре «Имин транспорт» профилактик акциясе кысаларында Татарстан Республикасында чаралар оештырдылар.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 10 апрельдән Юдино станциясе буенча шәһәр яны поездларына пассажирлар утырту һәм төшереп калдыру өчен тукталыш кертелә.