Түбән Кама районында автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2026 елның 15 мае, җомга

2026 елның 18 маеннан Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле Яңа Чишмә – «Шереметьевка – Кармалы» автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла.

Хәрәкәтнең ябылуы 2026 елның 31 августына кадәр гамәлдә булачак.

Йөреп чыгу өчен гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле Югары Уратма – Благодатная, Зәй – Югары Уратма – Шереметьевка автомобиль юллары һәм юл хәрәкәтен оештыруның расланган схемасы нигезендә юл билгеләре куелган «Казан-Оренбург — Акбулак — Казахстан Республикасы белән чик» Р — 239 федераль автомобиль юлы тәкъдим ителә.

Шулай ук 2026 елның 14 маеннан 31 октябренә кадәр автомобиль юлы буенча Алабуга шәһәренә керү юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылды. 

Гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге Алабуга – Ижевск һәм Пермь шәһәрләренә керү юлы, Алабуга – Гари – Абалач автомобиль юллары һәм ТР гомуми файдаланудагы муниципаль әһәмияттәге автомобиль юллары: Яр Чаллы шоссесы һәм Алабуга шәһәренең Горький урамы буенча йөреп чыгарга мөмкин. 

Машина йөртүчеләрдән маршрутларны алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International