1 июньнән пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 04.20 сәгатьтә китә торган 6755/6756 Ижевск – Түбән Кама һәм 16.36 сәгатьтә китә торган 6757/6758 Түбән Кама – Ижевск шәһәр яны поездлары 38 км тукталыш пунктында пассажирларны утырту һәм төшереп калдыру өчен тукталачак.
27 май VietJet Air лоукост-авиакомпаниясе Казан аэропортыннан Данангка (Вьетнам) туристик рейслар ачты.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районында «Идел» - Иске Иркәнәш - Татар Мөшегесе М-7 автомобиль юлында эшләр алып барыла. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 0,9 км тәшкил итә.
Россия көненә багышланган бәйрәм ял көннәрендә пассажирларга уңайлы булсын өчен Татарстан Республикасы башкаласы белән Мәскәү арасында ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар билгеләнде.
Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык тәмамлана. Икеайлык барышында юл буйларын, ясалма полосаларны, авиация һәм тимер юл тармагы предприятиеләренең янәшәдәге территорияләрен җыештыру чаралары оештырылды.
Бүгенге көннән Яшел Үзән шәһәренең Йошкар-Ола урамыннан Октябрь урамына кадәр автомобиль юлы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда Казанда 12 объектта һәм Чаллыда 5 объектта юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы өчен җайланмалар монтажланачак. Чараларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 125,7 млн сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 91,8 млн сум федераль бюджеттан.
Татарстан Республикасында «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсына йомгак ясалды, ул «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» федераль проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Хисаметдинов «PRO//Хәрәкәт.Урта Идел – Каспий диңгезе-Фарсы култыгы» форумында катнашты. Чара Ульяновск шәһәрендәге «Идел-Спорт-Арена» спорт сараенда узды.
Бу көннәрдә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Минскида эш сәфәрендә. Ул «Белавтодор холдингының идарәче компаниясе» ААҖ оештырган юл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләүче югары уку йортлары студентлары арасында V Халыкара студентлар олимпиадасын ачу тантанасында катнашты.