Бүгенге көнгә төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында 258 мең кв. м мәйданда чокырлар ремонтланган. Шуның 3 600 кв. м артык мәйданы салкын асфальт - бетон, 183 мең кв. м тирәсе кайнар асфальт – бетон, 7 мең кв. м артык мәйдан коелган асфальт – бетон катнашмасы, 52 мең кв. м артыгы карталар һәм 12 мең кв. метрдан артыгы агым – инъекция ысулы белән ремонтланган.
Бүгенге көндә республикада 32 асфальт-бетон заводы эшләтеп җибәрелгән.
Чокырларны ремонтлау региональ әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын карап тотуга бүлеп бирелгән акчалар исәбеннән башкарыла.