Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Хисаметдинов «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» кысаларында узган «Тышкы сәүдә үсешендә халыкара маршрутларның роле» сессиясендә катнашты.
Катнашучылар үткәрү сәләтен, мультимодаль узелларны җайга салу, ташу документларын цифрлаштыру, тимер юлларны, портларны һәм Якын Көнчыгыш базарларына коры җирдән чыгу юлларын финанслау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.