ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше Комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим ителде. Комитет әгъзалары документны төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм юл эшчәнлеге мәсьәләләре буенча җентекләп карадылар. Утырышны комитет рәисе Андрей Егоров үткәрде. Анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан - Петрозаводск маршруты буенча даими авиаэлемтәне яңарта. Рейсларны башкару 2026 елның 6 маена планлаштырылган. Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак — чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 50 пассажирга кадәр сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 самолетында.

Санкт-Петербургта 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр «Экспофорум» да узган беренче Халыкара транспорт-логистика форумы үз эшен төгәлләде. Чара Россия Федерациясе Президентының Россия транспорт коридорларының глобаль конкурентлыкка сәләтлелеген тәэмин итү буенча йөкләмәләрен үтәү кысаларында узды.

Республикада булачак юл-төзелеш сезонына әзерлек бара. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында башкарылачак. 2026 елда милли проект буенча 200 километрдан артык төбәк юлларын ремонтлау планлаштырылган. Шулай ук 10нан артык ясалма корылма норматив хәлгә китереләчәк.


27
март, 2026 ел
җомга

2025 ел йомгаклары буенча ТР  автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы арасында тармак тариф килешүләрен үтәү йомгаклары буенча республика автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюз комитетының II Пленумы узды.

«Содружество» ППК шәһәр яны поездлары пассажирлары ташламалы статусны кәгазь документларны кулланмыйча гына раслый ала. Моның өчен Max милли мессенджерында цифрлы ID күрсәтү дә җитә. Беренче этапта бу хезмәт студентлар өчен мөмкин булды.

Татарстан Республикасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Юл хуҗалыгын үстерүнең Гомумсистема чаралары» федераль проекты кысаларында республиканың шәһәр агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын һәм юл хәрәкәте белән адаптив идарә итүне этаплап үстерү дәвам итә. Бүгенге көнгә Татарстан юлларында 1,5 меңнән артык транспорт агымын мониторинглау детекторы монтажланган.


25
март, 2026 ел
чәршәмбе

29 марттан шәһәр яны поездлары хәрәкәте графигына төзәтмәләр кертелде. Поездлар үзгәртелгән расписание буенча йөриячәк.

26, 27 һәм 29 мартта «Казан Экспо» үзәгендә концертлар уңаеннан шәһәр яны поездлары билгеләнә.

2026 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр республика территориясендә урнашкан региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында күчәргә йөкләнеш 6 тоннадан артып киткән транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Хәрәкәтне вакытлыча чикләүне кертү зарурлыгы автомобиль юлларының конструктив элементларының язгы чорда артык дымлануы аркасында тотып тору сәләте кимү белән бәйле. Әлеге чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International