Рөстәм Миңнеханов Урал тау сәнәгате холдингы генераль директоры Сергей Мазуркевич белән очрашты

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Урал тау сәнәгате холдингы генераль директоры Сергей Мазуркевич белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Анда «Идел мультимодаль хабы» АҖ эш нәтиҗәләре каралды.

Хабны эшләтеп җибәргәннән бирле Казан узелы станцияләрендәге (Биектау, Киндери, Дәрвишләр, Восстание, Юдино, Тихорецкая) йөкләнешне аена уртача 700 вагонга кадәр киметүгә ирешелгән.

Шулай ук республиканың тимер юл челтәренә йөкләнеш кимеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International