Казанда илкүләм проект буенча Максимов урамын ремонтлыйлар

2026 елның 18 мае, дүшәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында Максимов урамында (Челюскин урамыннан Ленинград урамына кадәр) 0,4 км озынлыкта һәм 2 полоса киңлектә ремонт үткәрелә.

Объектта 4670 кв. м мәйданда ЩМА-16 югары ныклы вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслек җәеләчәк. Шулай ук гомуми мәйданы 1840 кв. м булган тротуарлар ремонтланачак.

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да берничә эш башкарылачак. Аерым алганда, дүрт юл билгесе куелачак, юл тамгалары сызылачак һәм 100 пог. м җәяүлеләр киртәләре урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International