«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Татарстанның беренче хатын-кыз бораулаучыларына багышланган тематик бизәлешле самолетны файдалануга тапшырды.
Самолетның бизәлеше рәссам Рөстәм Хуҗинның «На тверди Ромашкинского месторождения» картинасы фрагментына нигезләнгән сурәтне үз эченә ала.
Бу «Татарстан нефте геройлары» проекты кысаларында рәсмиләштерелгән өченче борт төбәкнең нефть тармагы башлангычларында торган кешеләр турында тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән.