«КазанФорум» да «Дәүләт идарәсен һәм икътисадын үстерүдә коррупциягә каршы сәясәтнең роле» сессиясе узды

2026 елның 15 мае, җомга

«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Дәүләт идарәсен һәм икътисадны үстерүдә коррупциягә каршы сәясәтнең роле» сессиясе узды.

Оештыручы-Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Артур Исмәгыйлев катнашты.

Катнашучылар коррупциянең икътисад үсешенә йогынтысы мәсьәләләре, коррупциягә каршы стандартлар һәм процедуралар кертү аша әлеге хәвеф-хәтәрләрне киметү юллары, халыкка хокукый агарту, җәмгыятьтә коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, дәүләт органнары эшенең үтә күренмәлелеген тәэмин итү, шулай ук коррупцияне профилактикалау буенча иҗтимагый инициативаларга дәүләт ярдәме турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International