Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының «Татарстан юл-транспорт комплексының 2021 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга төп бурычлары турында» киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Утырышта ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Куйбышев тимер юлы белән телекүпер оештырылды.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россия транспорт университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесе арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Главтатдортранс» учреждениесе белгечләренә яңа хезмәт автомобильләрен тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты.
2021 елның декабрендә Татарстанда Россия тимер юл челтәре аша 1,5 млн. тонна йөк төялгән. Бу 2020 елның декабре белән чагыштырганда 1,8% күбрәк.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты Россия юл хуҗалыгын тотрыклы рәвештә үстерүне тәэмин итте. Россия төбәкләрендә яшәүчеләрнең 49% илдәге автомобиль юлларының сыйфатыннан һәм һәркем файдалана алырлык булуыннан канәгать. Шулай ук алар юл-транспорт инфраструктурасы яхшыруын да билгеләп үтәләр. Мондый мәгълүматлар 2021 елның декабрендә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән тикшеренү нәтиҗәсендә алынган.
Россия тимер юллары ААҖ Федераль пассажир компаниясе ике катлы поездларда купе вагоннарының өстәге урыннарына сәфәр кылу өчен ташламалы бәяләргә билетлар тәкъдим итә.
Хәзерге вакытта Татарстан төбәге юлларында 548 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 318 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. Юлларга шулай ук 3238 тонна тоз-ком катнашмасы һәм 56 тонна тоз сибелде.
2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан төбәгендә һәм шәһәр агломерацияләрендә 85 чакрымнан артык юл ремонтлау планлаштырыла.