Татарстанда бүген авыр йөк транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә

2022 елның 1 апреле, җомга

2022 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр республика территориясендә урнашкан региональ әһәмияттәге автомобиль юлларының кайбер участокларында авырлыгы 6 тоннадан арткан транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.

агымдагы елның язгы чорында вакытлыча хәрәкәт чикләнгән юл участоклары исемлеге белән түбәндәге сылтамага кереп танышырга була: https://mindortrans.tatarstan.ru/ogranichenie-dvizheniya.htm

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, язгы чорда вакытлыча чикләүләр кертелгән региональ әһәмияттәге автомобиль юллары буенча хәрәкәт бөтенләй туктатылмый, ә бары тик транспорт чараларының авырлыгына карап хәрәкәт чикләнә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 маенда имзаланган 372 номерлы Карары нигезендә язгы чорда вакытлыча кертелгән хәрәкәт чикләүләре кагылмый торган транспорт чаралары категорияләре:

- пассажирлар йөртүче автобуслар;

- азык-төлек продуктларын, хайваннар, дару препаратлары, орлык, ашламалар ташучылар;

гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта, бәла-казалар  нәтиҗәсендә кирәк булган йөкләрне ташулар;

- ягулык (бензин, дизель ягулыгы, суднолар ягулыгы, реактив двигательләр өчен ягулык, мазут, газ ягулыгы) ташый торган 16 тоннага кадәр авырлыгы булган транспорт чаралары;

- федераль законда хәрби хезмәт каралган федераль башкарма хакимият органнарының транспорт чаралары;

- чүп-чар ташучы һәм каты коммуналь көнкүреш калдыкларын җыючы махсус транспорт чаралары (чүп ташу машиналары).

Аерым очракларда, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бирелгән махсус рөхсәт булган очракларда чикләүләр вакытында авыр йөк транспорт чаралары хәрәкәте рөхсәт ителә.

Рөхсәтне электрон рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре сайты аша алырга була:  https://uslugi.tatarstan.ru/  («Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ кушымтасының «Эшмәкәрләр өчен электрон хезмәт күрсәтү» бүлеге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International