Татарстан Республикасы транспорт министрлыгында Баулы, Бөгелмә, Ютазы районнарының баланс комиссия утырышлары узды

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашында республиканың Баулы, Бөгелмә, Ютазы районнарында юл хуҗалыгын үстерү буенча баланс комиссия утырышлары узды. Чараларда “Главтатдортранс” ДКУ директоры урынбасары Зөлфәт Ханмурзин, Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.

Утырышларда юллар төзү, капиталь ремонт, төзекләндерү, шул исәптән юллар төзелешендә җирле төзелеш материалларын куллану мәсьәләләре каралды. Билгеләп үтик, баланс комиссия утырышлары башка муниципаль берәмлек вәкилләре белән дә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International