Nordwind Airlines авиакомпаниясе "Казан" аэропортыннан яңа даими рейс ачты. Билгеләп үтик, Nordwind Airlines авиаташучы Россия авиакомпанияләренең беренче 7легенә керә. Яшь заманча Nordwind Airlines авиапаркында 33 һава судносы бар.
Апрель аенда Санкт-Петербургка рейслар дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә булачак, самолет 21:40 сәгатьтә Казаннан күтәрелеп, 23:55 сәг Санкт-Петербургка килеп төшәчәк. Очу вакыты - якынча 2,5 сәгать. Җәдвәлдә үзгәрешләр булуы ихтимал.
Рейсларга 189 урынлы Boeing 737 лайнерлары җәлеп ителгән.
Пассажирлар өчен файдалы мәгълүмат, рейсларның вакытлары, билетлар бәясе белән тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://nordwindairlines.ru/ru/. Билетларны аэропортның рәсми сайтында: https://sales.kazan.aero/ һәм «Казан» аэропортының мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин.