Татарстан Республикасына инфраструктура бюджет кредиты кысаларында юл эшләрен башкару өчен 10,4 млрд сум акча бүлеп бирелде. Әлеге финанслар Вознесения тракты төзелешенә (6 103, 600 млн сум), Осиновская урамын (1 219, 200 млн сум), Казанның Киров районындагы Горький шоссесын (3 098, 638 млн сум) төзекләндерүгә бүлеп бирелгән.
Шул акчаларның 731 млн сумы подрядчы оешмаларга җибәрелгән. Хәзерге вакытта башкаланың Совет районында Гвардейская урамыннан Җиңү проспектына кадәр Вознесения тракты юлы өлешен төзү дәвам итә. Юлның гомуми озынлыгы 3, 825 чакрым тәшкил итә. Шул исәптән 2 юл хәрәкәте киселеше, 3 җир асты аша һәм 1 җир өсте кичү күпере төзү каралган.
Хәзерге вакытта объектта транспорт чишелешләрен төзү эшләре алып барыла, коммуникацияләр күчерелә, өлешчә юл катламнары төзекләндерелә. Объектның гомуми әзерлеге 45%. 2021 елдан 2023 елга кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Шулай ук Казан шәһәренең Киров районы Осиновская урамында, Болотников урамы буйлап Горький шоссесында, Фрунзе урамында, Горький шоссесында, Залесная урамында (Музыкальная урамыннан алып федераль әһәмияттәге М-7 «Идел» автомобиль юлына кадәр) төзекләндерү эшләре башланачак.