4 апрельдән техник сәбәпләр аркасында 6474 нче номерлы Краснозаринск - Коркачык шәһәрара поездының йөрү тәртибенә үзгәрешләр керә. Восстание станциясенә кадәр поезд гамәлдәге расписание белән хәрәкәт итә.
Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Коркачык станциясенә поезд 7сәг. 30 минутта (3 минутка соңрак) килеп җитәчәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны:
- 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе эшли);
https://sodruzhestvoppk.ru сайтында;
- «Россия тимер юллары Пассажирларга» мобиль кушымтасында;
- кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.