Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда агымдагы елның 1 апреленнән 3 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыш циклоны актив атмосфера фронтлары йогынтысында һава шартларының начар булуы көтелә.
1 һәм 2 апрель көнне юеш кар, көньяк районнарда көне буе кар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык һәм томан булуы көтелә. Шулай ук явым-төшемнәр, томан, күз күреме 500-1000 метрга кадәр булачак.
1 апрель көнне температура көндез -0..+5°, төнлә -4..+3°, ә 2 апрель көнне +2..+7° кадәр күтәреләчәк..+7°, көньякта +11° булачак. Юлларда бозлавык, кар көрте, урыны белән җил көтелә. Машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакырабыз һәм ерак сәфәрләргә чыгудан тыелуларын сорыйбыз.
3 апрель якшәмбе көнне яңгыр, шулай ук урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәю фаразлана. Төнлә температура 0..+5°, көндез +8..+13° кадәр күтәреләчәк.
Һава шартларының үзгәрүе шулай ук атмосфера басымының сизелерлек дәрәҗәдә кимүенә китерәчәк. Явым-төшемнәр бу көннәрдә айлык нормадан артып китүе мөмкин.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат кабул итүче оператив хезмәт эшли:
тел. 8 (843) 291-91-91 (тәүлек буе хезмәт күрсәтә)