Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында министр Фәрит Хәнифов катнашында Казан һәм Чистай шәһәрләреннән 2022 елда пассажир навигациясен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә булып узды. Чарада «Татфлот» АҖ генераль директоры Валерий Воронин, «Татфлот» суднолар йөреше компаниясе АҖ генераль директоры Сергей Жуков һәм «Волгататсудоремонт» ҖЧҖ директоры Роман Лизалин катнашты.
Киңәшмә барышында сүз навигация әзерлеге турында барды. Шулай ук 2022 елга пассажирлар йөртү һәм багаж ташу тарифларын раслау һәм Россия Елга Регистрында һәм Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы Идарәсендә тиешле экспертиза узу графигын раслау мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елгы пассажир навигациясе судноларының хәрәкәт итү расписаниесе нигезендә 30 апрельгә планлаштырылган. Компанияләргә суднолар һәм дебаркадерларда барлык ремонт һәм әзерлек эшләрен вакытында тәмамларга киңәш ителде. Моннан тыш, судноларда коткару чараларын булдыру турында һәм йөзү җиһазлары белән тәэмин итү зарурлыгы әйтеп үтелде.