Борындык - Албаба шәһәрара поезды маршрутына үзгәрешләр кертелә

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Ключи - Каратун участогында ремонт эшләре булу сәбәпле 6372 нче номерлы Борындык - Албаба шәһәрара поезды маршруты 11, 15, 19, 21, 25, 27, 29 апрель һәм 3, 5, 6, 7, 11, 15, 17, 19, 23, 25, 27, 31 май, шулай ук 1 июньдә кыскартыла.

Борындык - Буа участогында поезд расписаниедән чыгарыла һәм Буа - Албаба маршруты белән хәрәкәт итәчәк. Буа станциясеннән 4.41 сәгатьтә китә, Албаба станциясенә 6.22 сәгатьтә килеп җитә.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе эшли), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм "Россия тимер юллары Пассажирларга" мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International