Кайбыч районында «Олы Кайбыч - Камыллы» автомобиль юлында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

2022елның 3 апреленнән Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «Олы Кайбыч - Камыллы» автомобиль юлында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу Кубня елгасы аша күпергә капиталь ремонт тәмамланганчы дәвам итәчәк.

Автомобиль транспорты хәрәкәте гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының гамәлдәге челтәрләре буенча оештырыла (схема нигезендә әйләнеп узу мөмкин). Машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International