Татарстан «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан-Тобольск-Казан маршруты буенча очучы самолетларга билетлар сата башлады. Җомга 13 май көнне Казаннан беренче рейс күтәреләчәк. Казан -Тобольск - Казан турыдан-туры рейслары түбәндәгечә хәрәкәт итәчәк:
Ремонт эшләре төгәлләнү сәбәпле «Олы Кайбыч - Камыл» автомобиль юлындагы (км 21+560) Кубня елгасы аша күпердә автомобиль транспорты хәрәкәте ачылды.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 1 май көнне Казан шәһәренең Совет районындагы Николай Ершов урамында автомобиль юлын ремонтлый башладылар.
Төркия һава юллары (Turkish Airlines) авиакомпаниясе Казаннан Анталья шәһәренә чартер туристик рейслар оештыру программасын гамәлгә ашыруга кереште.
Бүген Хөкүмәт Йортында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов: «Автомобиль юлларының 13 участогында барлыгы 100 млн. сумлык тротуарлар төзү планлаштырыла», - дип сөйләде.
Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта министр Фәрит Хәнифов Татарстанда юл эшләре Программасын гамәлгә ашыра башлау һәм «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында барган төзекләндерү эшләре турында сөйләде.
Май ае бәйрәмнәрендә «Содружество» пассажир компаниясе шәһәрара поездлары гадәттәгечә хәрәкәт итәчәк.
«Татфлот» АҖ судно компаниясе бүген Казан елга портыннан Югары Осланга иртәнге 7:00 сәгатьтә беренче рейсын җибәрде. Елга транспорты Казаннан Ташевкага кадәр Суыксу (Студенец) тукталышы белән һәм Печищега кадәр Югары Осланда тукталыш ясап хәрәкәт итәчәк. Рейслар көн саен әлеге маршрутлар буенча Бакчалар (Садовая), Түбән Ослан, Ключищи, Матюшинода тукталышлар белән хәрәкәт итәчәк.
Пассажирлар агымы арту һәм җәйге айларда йөрүчеләр саны арту сәбәпле "Содружество" шәһәрара пассажир компаниясенең Казан полигонында түбәндәге шәһәрара поездлар билгеләнә: