Казаннан Төркиянең Анталья шәһәренә чартер рейслар оча башлады

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Төркия һава юллары (Turkish Airlines) авиакомпаниясе Казаннан Анталья шәһәренә чартер туристик рейслар оештыру программасын гамәлгә ашыруга кереште.

Рейсларга күп сыешлы (180 - 200 кеше) Airbus A321 һәм Boeing 737-800 авиалайнерлары җәлеп ителә.

Майның икенче яртысында Бодрум һәм Даламан шәһәрләренә дә рейслар җибәрү планлаштырыла. Антальяга самолетлар атнаның 7 көнендә тәүлегенә 2 тапкыр 02:30 сәг. һәм 15:10 сәг очачак. Май ахырында рейсларны тәүлегенә 3 тапкыр оештыру планлаштырыла.

Turkish Airlines - Истанбулда нигезләнгән Төркиянең төп авиакомпанияләренең берсе. Turkish Airlines авиакомпаниясенең авиалайнерлары дөньяның 120 иленә оча һәм 2006 елдан бирле  «Казан» халыкара аэропортының партнеры булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International