Бүген Хөкүмәт Йортында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов: «Автомобиль юлларының 13 участогында барлыгы 100 млн. сумлык тротуарлар төзү планлаштырыла», - дип сөйләде.
Шулай ук Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт автомобиль юлының ике як хәрәкәте бүленгән урынында барьер тибында металлдан киртәләр урнаштырылачак.
30 район территориясендә - торак пунктларга керү юлларында, халыкка хезмәт күрсәтү һәм мәгариф оешмалары янәшәсендәге урамнарда 91 ясалма юл киртәсе ясау планлаштырылган.
Шул исәптән, 2022 елда муниципаль юл фондлары кысаларында җәяүлеләр өчен иминлекне арттыру максатларында беренче чиратта - урамнарда урнаштырылган ясалма киртәләрне төзекләндерү, яңа юл билгеләре кую, өстәмә яктылык прожекторлары һәм куркынычсызлык киртәләре урнаштыру каралган.