Татарстанда юл эшләрен башлау турында Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләде

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта министр Фәрит Хәнифов Татарстанда юл эшләре Программасын гамәлгә ашыра башлау һәм «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында барган төзекләндерү эшләре турында  сөйләде.

Татарстанда юл эшләре программасына 2022 елда барлыгы 46 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү каралган, шул исәптән 1,25 млрд сум финанс чара - муниципаль юл фонды акчалары.

Барлыгы 52,5 чакрым юл салу һәм 610,3 чакрым озынлыктагы төбәк юлларын ремонтлау планлаштырыла. «Быел М12 трассасына 101 млрд сум бүлеп бирелә, М7 трассасыннан Түбән Кама һәм Яр Чаллы юлларын әйләнеп узу өчен - 5,5 млрд сум, Шәле - Баулы юлына 20,5 млрд сум акча бүлеп бирү каралган», - диде министр.

Шулай ук 2022 елда юл-урам челтәрен ремонтлау буенча төп 3 социаль программа гамәлгә ашырылачак. Шул исәптән, 30 чакрым озынлыкта 12 фермер хуҗалыгына керү юлларын төзекләндерү һәм 25 чакрым озынлыкта бакча ширкәтләренә илтүче 14 юлны ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International