Бүген Идел елгасында пассажирлар навигациясе ачылды

2022 елның 30 апреле, шимбә

«Татфлот» АҖ судно компаниясе бүген Казан елга портыннан Югары Осланга иртәнге 7:00 сәгатьтә беренче рейсын җибәрде. Елга транспорты Казаннан Ташевкага кадәр Суыксу (Студенец) тукталышы белән һәм Печищега кадәр Югары Осланда тукталыш ясап хәрәкәт итәчәк. Рейслар көн саен әлеге маршрутлар буенча Бакчалар (Садовая), Түбән Ослан, Ключищи, Матюшинода тукталышлар белән хәрәкәт итәчәк. 

Моннан тыш, май уртасында Казаннан Зөя утрау-шәһәрчегенә 9:00 сәгатьтә һәм Казанга кайту өчен 15:15 сәгатьтә рейслар ачу планлаштырыла, шулай ук 15 майдан Болгарга һәм Тәтешкә кадәр югары тизлекле су көймәләре, 1 июньнән исә өстәмә рейслар кертеләчәк һәм көндәлек хезмәт күрсәтүгә күчү карала. 

Казан пассажир елга порты җитәкчесе Эльмира Захватова хәбәр иткәнчә, 10 майдан елга портының рәсми сайтында онлайн билетлар сату башланачак. Флот техник яктан төзек һәм 2022 елгы навигациягә тулысынча әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International