Май ае бәйрәмнәрендә «Содружество» пассажир компаниясе шәһәрара поездлары гадәттәгечә хәрәкәт итәчәк.
Шул ук вакытта түбәндәге поездларның составлары арттырылды:
- 29 апрельдән 10 майга кадәр 6924/6934 номерлы Казан - Кизнер-Ижевск поезды 8 вагоннан торачак;
- 29 апрельдән 10 майга кадәр 6935/6925 номерлы Ижевск - Кизнер - Казан поезды шулай ук 8 вагоннан торачак;
- 29 апрельдән 9 майга кадәр 6926/6936 номерлы Казан - Кизнер-Ижевск поезды 8 вагон тәшкил итәчәк;
- 30 апрельдән 10 майга кадәр 6933/6923 номерлы Ижевск - Кизнер - Казан поезды 8 вагоннан торачак;
- 1 һәм 8 май көнне 6422, 6427 номерлы Казан - Сосновка - Казан поезды составы 4 вагон тәшкил итәчәк;
- 30 апрель, 3, 7, 10 май 6422, 6427 номерлы Казан - Сосновка - Казан поезды 6 вагоннан торачак;
- 30 апрель һәм 7 май 6424, 6429 номерлы Казан - Сосновка - Казан поезды 4 вагон тәшкил итәчәк;
- 30 апрельдән 10 майга кадәр 6675/6676, 6677/6678 номерлы Ижевск - Түбән Кама - Ижевск поезды составы 3 вагон тәшкил итәчәк;
- 29 апрель һәм 6 май көннәрендә 6749/6750 номерлы Ижевск - Түбән Кама поезды 3 вагоннан торачак;
- 30 апрель һәм 7 май көннәрендә 6751/6752 номерлы Түбән Кама - Ижевск поезды 3 вагоннан торачак;
- 30 апрельдән 5 майга, 7 майдан 10 майга кадәр 6749/6750 Ижевск - Түбән Кама поезды 2 вагоннан торачак;
- 1 - 6 май һәм 8 - 11 майга кадәр 6751/6752 номерлы Түбән Кама - Ижевск поезды 2 вагоннан торачак.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 (тәүлек буе эшли) телефоны аша һәм https://sodruzhestvoppk.ru сайтында, "Россия тимер юллары" мобиль кушымтасында алырга мөмкин.