ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2025 ел
сишәмбе

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Анда Рус Акташы - Азнакай автомобиль юлыннан Сарман районының Габдрахман авылына кадәр керү юлын асфальтлау, Нурлат районының Яңа Тумба - Әлки районының Иске Тумба авыллары арасында автомобиль юлы төзү һәм 107 нче Казан-Бөреле-Казан маршруты буенча автобус булмау буенча мөрәҗәгатьләр каралды.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында «Люга - «Нырты совхозы» автомобиль юлын 18,2 – 24,0 км участогында капиталь ремонтлыйлар. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 5,8 км тәшкил итә.


7
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Казанда Балалар тимер юлы 2025 елның июнендә 13 меңгә якын пассажир ташыган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22% ка күбрәк. Шуларның 6,6 меңгә якыны - балалар һәм 6,3 меңнән артыгы өлкәннәр.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында 6,5-8,5 км участогында М-7 «Идел» - Иске Иркәнәш - Татар Мөшегесе автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 2 км тәшкил итә.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортының яңа партнеры Etihad Airways авиакомпаниясе беренче тапкыр Татарстан Республикасыннан даими авиарейслар ача. Ташучы Абу-Даби юнәлешенә 2025 елның 4 декабрендә атнага 3 тапкыр: сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә очышлар ешлыгы белән керергә планлаштыра.


6
июль, 2025 ел
якшәмбе

Бүген бәйрәмнәрен диңгез һәм елга суднолары белән турыдан-туры идарә итүчеләр генә түгел, ә портларда, суднолар төзү заводларында һәм тармакның башка объектларында эшләүче белгечләр дә билгеләп үтә. Су транспорты хезмәткәрләренең авыр хезмәте ихлас ихтирам уята. Сезнең һөнәрегез аеруча чыныгу, нык характерлы булу, куелган бурычларны төгәл хәл итә белү һәм иң катлаулы ситуацияләрдә дә батырлыкны саклауны таләп итә.


4
июль, 2025 ел
җомга

Бүген Мәскәүдә Росморречфлот тарафыннан РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельев рәислегендә Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көненә багышланган селектор киңәшмәсе узды. Чарада РФ транспорт министры Роман Старовойт, видеоконференцэлемтә буенча төбәк транспорт Министрлыклары, тармак оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

9 августтан 15 августка кадәр Екатеринбург – Дүртөйле – Казан – Түбән Новгород – Суздаль – Мәскәү маршруты буенча тизйөрешле юллар буйлап БРИКС автойөреше оештырылачак. Чараны «Автодор» дәүләт корпорациясе, Брикс эшлекле советы, Россия тышкы эшләр Министрлыгы һәм РФ сәүдә-сәнәгать Палатасы ярдәмендә инфраструктура компанияләренең Милли ассоциациясе оештыра. Гомумән алганда, катнашучылар 1,6 мең чакрымнан артык юл үтәчәк.


3
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Горький тимер юлы хезмәткәрләре 2025 елның 2 июленнән 11 июленә кадәр «Россия тимер юллары» ААҖнең бөтен челтәрендә уза торган «Тимер юл: синең имин юлың» профилактик акциясенә кушылды.

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл төзүчеләр Балтач – Шәмәрдән автомобиль юлының 2,1 – 4,6 км участогын ремонтлыйлар. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 2,5 км тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International