Бүген «Казан Экспо» үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «2025 елда юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак.
Коллегия утырышы 15:00 сәгатьтә башлана. Министрлыкның ВКонтактедагы социаль челтәрдәге рәсми бергәлегендә турыдан-туры трансляция оештырылачак.