«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты составына керүче «Төбәк һәм җирле юл челтәре» төбәк проектын гамәлгә ашыру максатларында 2026 елга Татарстанда юл эшләре программасы буенча 200 км дан артык автомобиль юлы норматив хәлгә китереләчәк.
Казан агломерациясендә 14,5 км озынлыкта 19 объект ремонтланачак. Чаллы агломерациясендә 11,4 км озынлыктагы 4 объект норматив хәлгә китереләчәк. Түбән Кама агломерациясендә 1,9 км озынлыкта 3 объект ремонтланачак. Төбәк юлларында 52,6 км озынлыктагы 43 объект норматив хәлгә китереләчәк.
Моннан тыш, 83 объектта автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны норматив хәлгә китерәчәкләр.
«Юл хуҗалыгын үстерүнең гомумсистема чаралары» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы өчен җиһазлар кайтарылачак һәм монтажланачак.