1 июльдән Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында Базарлы Матак – Чуаш Шәпкәсе автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылды. Чикләү автомобиль юлына капиталь ремонт ясау белән бәйле.
Җиденче тапкыр «Юл навигаторы» конкурсы илнең юл хуҗалыгын үстерү нәтиҗәләренә һәм перспективаларына багышланган иң кызыклы, сыйфатлы яңалык материалларын һәм масштаблы медиапроектлар авторларын билгеләячәк.
Алабугада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов 2025-2030 елларда Татарстан Республикасында җәмәгать пассажир автомобиль транспортын яңарту буенча киңәшмә үткәрде.
Чарада Идел буе федераль округы төбәкләренең транспорт Министрлыгы, ТР муниципаль берәмлекләре вәкилләре, видеоконференцэлемтә буенча РФ транспорт министры урынбасары Виктор Тимофеев, РФ сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Мәсәлән, министрга Казанның Төньяк бистәсендә яшәүче ханым грунт бүлеп бирү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында «Томыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 18,2 – 20,1 км участогында Мөслим - Иске Сәет автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 1,9 км тәшкил итә.
Бүген Теләче авылының Мәдәният Сараенда 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларны хөрмәтләделәр.
Татарстан Республикасында агымдагы елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 19 светофор объектын модернизациялиләр. Әлеге эшләргә 122 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуның 97 млн сумы РФ бюджетыннан. Акчалар Казан һәм Чаллы шәһәрләренә юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы (АСУДД) өчен җиһазлар китерүгә һәм монтажлауга юнәлдереләчәк.
Бүген Казанда «Россия тимер юллары» ААҖнең хезмәт, ял һәм хатын-кызларга социаль ярдәм шартларын камилләштерү буенча VI Форумының пленар сессиясе узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча шәһәр яны тимер юл транспортында 3 млн 300 меңгә якын пассажир җибәрелгән. 2024 ел белән чагыштырганда арту 3% тәшкил итә.
Җәйге сезонда Горький тимер юлында ихтыяҗ арту чорына аерым даталарда 273/274 номерлы Казан-Мәскәү поездларының өстәмә рейслары билгеләнгән.