Фәрит Хәнифов: «Автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итәргә кирәк»

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасында гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 40,9 мең км тәшкил итә, шулардан федераль юллар - 1,4 мең км, төбәк юллары – 13,8 мең км, муниципаль юллар - 25,7 мең км.2025 елда 224 км артык федераль, төбәк һәм җирле юллар төзелгән һәм реконструкцияләнгән. 1464 км юлларга капиталь ремонт һәм ремонт ясалган.

Башкарылган чаралар «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатчан күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирде. Шулай итеп, 2025 ел ахырына терәк челтәре автомобиль юлларының норматив торышы - 85,17%, агломерацияләрнең - 90,46%, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының - 52,23% тәшкил итте.

Республика территориясендә терәк челтәр 1414 км озынлыктагы федераль юллардан һәм 1447 км озынлыктагы төбәк юлларыннан тора.

Төбәк автомобиль юллары участокларында масштаблы эшләр башкарылды. Түбән Кама шәһәренең 2,77 км озынлыктагы 1 нче магистраль автомобиль юлына (Соболековская ур.) капиталь ремонт тәмамланган һәм Лаеш муниципаль районында 1,99 км озынлыктагы Казан – Ырынбур – Акбүләк – Казахстан Республикасы белән чик автомобиль юлында транспорт чишелешен реконструкцияләү эшләре дәвам итә.

ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән муниципаль берәмлекләрдә юл-урам челтәрендәге эшләргә зур игътибар бирелде. Гомуми чыгымнар 1 013,42 км озынлыктагы 757 объектка 36 млрд сумнан артык тәшкил иткән .

Шулай ук гомуми озынлыгы 37 км дан артык булган 15 объектта төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын туфрактан ВКПСКА күчерүгә өстәмә рәвештә 1 млрд сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән.

Фәрит Хәнифов автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Моның өчен юлларга юл билгеләре, транспорт узуын фото-видеофиксацияләү камералары куярга һәм алынган мәгълүмат нигезендә хокук бозуларны ачыкларга кирәк.

Бүгенге көндә юл-транспорт комплексында 78 мең кеше эшли. Юл-төзелеш өлкәсендә уртача хезмәт хакы 94,4 мең сум тәшкил итә, транспорт комплексында - 88,5 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International