Чистай - Түбән Кама автомобиль юлында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелде

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген, 28 гыйнварда, 16:00 сәгатьтән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Чистай - Түбән Кама гомуми кулланылыштагы автомобиль юлында автобуслар һәм йөк транспорты хәрәкәтен чикләү кертелде.

Чикләү уңайсыз һава шартлары (көчле кар, буран, күз күреме чикләнгән) белән бәйле. Ул уңайлы һава шартлары башланганчы гамәлдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International