Герой-тимер юлчылар турындагы «Җиңү юллары» нәфис фильмын бушлай күрсәтү Горький магистрале чикләрендәге берничә эре шәһәрдә узачак.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында Буа шәһәрендәге Буа-Лоща кисешүенең 112 нче километрында тоннель тибындагы юлүткәргеч ремонтлана.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында «М-7 Идел» – Киндерле тимер юл разъезды поселогы – Биектау тимер юл станциясе поселогында Киндеркә елгасы аша күпергә капиталь ремонт ясау башланды.
14 июльдән Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районындагы «Казан - Йошкар-Ола» – Волжск автомобиль юлының 4,3 – 4,9 км участогында транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатылды. Чикләү автомобиль юлын реконструкцияләү эшләрен башкаруга бәйле.
Горький магистрале, Идел буена агросәнәгать продукциясен төп ташучы буларак, бу көннәрдә Татарстан башкаласында уза торган «Агроволга-2025» Халыкара күргәзмәсендә катнаша.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казанның Вахитов районында Әмирхан Ениики урамыннан Достоевский урамына кадәр 0,2 км озынлыкта һәм 2 полоса киңлектә Иптәшләр урамын ремонтлау эшләре башланды.
Бүген Мәскәүдә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов V Халыкара «Цемент-бетон һәм минераль бәйләгечләр кулланып автомобиль юллары төзү» фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Горький тимер юлы хезмәткәрләре тарафыннан 2025 ел башыннан 120 чакрымнан артык тоташмый торган («бәрхет») юл салынган, шулай ук 33 стрелкалы күчерү алыштырылган.
Бөреле – Коркачык аралыгында ремонт эшләре бару сәбәпле, 9 июльдән 31 июльгә кадәр аерым көннәрдә шәһәр яны поездларының расписаниесе үзгәрәчәк. Гамәлдәге график белән аерма ике минуттан бер сәгатькә кадәр тәшкил итәчәк.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында «Актаныш - Мөслим» автомобиль юлының 5,8 - 8,7 км участогында ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 2,950 км тәшкил итә.