Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Дорофеевский хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Бүген "Казан Экспо"да Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Горький тимер юлы — "Россия тимер юллары" ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Россия тимер юллары" ААҖ арасында 2026-2028 елларга тимер юл транспорты өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Документ тимер юл транспортында пассажирлар йөртү күләмнәрен арттыру, республикада тимер юл инфраструктурасын үстерү, Татарстан территориясендә төрле проектларны гамәлгә ашыру өлешендә үзара хезмәттәшлекне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International