Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводына килде, анда судноларны җыю цехларында булды һәм пассажир судноларын карады.
2022 елның гыйнвар-август айларында Татарстан Республикасында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә йөк төяү 10,8 млн тоннадан артык тәшкил итте, бу 2021 елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 12,1 % югарырак.
А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ радиоэлектроника, фотоника һәм цифрлы технологияләр институтының 1 курс студенты Михаил Гыйззәтуллин «Яшь профессионаллар» X Милли Чемпионат-2022 финалында «Йөкләрне җибәрү» компетенциясендә 3 урын яулады.
Хәзерге вакытта объект эчендә бизәкләү эшләре алып барыла. Аэропортның икенче бинасы мәйданы 8500 кв.м. тәшкил итә, үткәрү мөмкинлеге - сәгатенә очып китү һәм килеп төшү белән бергә 400 пассажир.
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында «Балтач - Әтнә» автомобиль юлының 27,1 - 3,1 км участогын ремонтлау төгәлләнде.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан авыр йөк һәм (яисә) эре габаритлы транспорт чараларын Россия Федерациясенең барлык автомобиль юллары буйлап, региональ һәм муниципальара әһәмияттәге юлларны да кертеп, йөртүгә махсус рөхсәтләр бирү бары тик федераль башкарма хакимият органы - "Росдормониторинг" ФКУ тарафыннан электрон рәвештә генә гамәлгә ашырылачак.
2022 елның 12 сентябреннән 3 октябренә кадәр Кама елгасы аша күпернең түбән очында хәрәкәт ябылачак.
Юл төзелеше һәм транспорт комплексы өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе белән Шри-Ланка Социалистик Республикасы транспорт министры Бандула Гуновордана танышты. Чара ТР Транспорт министрлыгында узды.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында «Арча шәһәренә көньяктан килү» 0,0 км дан алып 4,53 км га кадәр автомобиль юлына капиталь ремонт ясала. Әлеге юл III техник категориягә карый, ремонтлана торган участокның озынлыгы 4,53 км тәшкил итә.
6351 нче номерлы Казан - Канаш шәһәрара поезды гамәлдәге расписание нигезендә хәрәкәт итә.