Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 297 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 160 берәмлек техника хезмәт күрсәтте.
Тәүлеккә 887 тонна ком-тоз катнашмасы; 17 тонна тоз тотылды.
Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнбатыштан. Көндез -7 -12 градус. Юлларда бозлавык.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.