Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасының юл-транспорт тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән «Районарара юл-төзелеш идарәсе-1» ҖЧҖ директоры Рәшит Ильясов бүләкләнде.
«Фидакарь хезмәте өчен» медале белән «Ак Барс» СК АҖ генераль директоры урынбасары - аппарат җитәкчесе Дмитрий Александров һәм «РЖД» АҖ Казан региональ элемтә үзәгенең өлкән электромеханигы Николай Мартынов бүләкләнде.
«Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» мактаулы исеме түбәндәгеләргә бирелде:
- 1 нче номерлы Түбән Кама пассажир автотранспорт предприятиесе» АҖ машина йөртүчесе И. Афанасьевка;
- “Спорт программалары дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасының транспорт департаменты җитәкчесе Кирилл Лавреновка;
- «Авиасервис» ҖЧҖ Ми-8 вертолетының пилот-инструкторы Эдуард Гайнуллинга.
«Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» мактаулы исеме түбәндәгеләргә бирелде:
- Саба филиалының ПТО башлыгы Әлфия Абдуллинага;
- «Алексеевскдорстрой» ААҖ экскаваторы машинисты Михаил Степановка.
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатына лаеклылар игълан ителде:
- «Көнчыгыш» автовокзалы» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Ләйсән Алиевога;
- «Содружество» АҖ генераль директоры Азат Әхмәтшинга;
- “Татавтодор” капиталь төзелеш буенча әйдәп баручы инженеры Рамил Латыйповка;
- “Главтатдортранс” ДКИ директоры беренче урынбасары-техник директор Александр Кукановка;
- Казан шәһәренең «Метроэлектротранс» МУП ЖЭУ башлыгы Марина Рыбалкинага.
Шулай ук ведомство бүләкләре дә тапшырылды, аларны Россия Федерациясе транспорт министры урынбасары Василий Десятков тапшырды.
«Транспорт объектларын төзү өчен» медале белән «Агросәнәгать һәм транспорт комплексын проектлау институты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш белгече Рөстәм Галиуллин һәм «Алексеевскдорстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомобиль йөртүчесе Сергей Марусин бүләкләнде.
«Татавтодор» акционерлык җәмгыятенең техник мәсьәләләре буенча җитештерү-техник идарә башлыгы урынбасары Дмитрий Люлинга Россия Федерациясе транспорт министры рәхмәт хаты бирелде.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!